Әлмәттә росгвардиячеләр кибеттән кыйммәтле деликатес урлауда шикләнелгән Самара өлкәсе кешесен тоткарладылар
Кибеткә килгән росгвардиячеләргә сак хезмәткәре залдан 5 мең сумлык кара икра банкасын урлаганын аңлата.
Кичке вакытта беркетелгән микрорайон буйлап патрульлек иткәндә Әлмәт ведомстводан тыш сак бүлеге наряды Ленин урамындагы гипермаркетта куркыныч сигнализация эшләве турында хәбәр ала. Кибеткә килгән росгвардиячеләргә сак хезмәткәре залдан 5 мең сумлык кара икра банкасын урлаганын аңлата. Сакчы видеомонитордан җинаятьченең пластик пакетны кайчы белән ачып, банканы чыгарып, кием астына яшергәнен күргән. Кайчыларны алдан ук шикләнелгән кеше бакча инвентары белән күрше бүлектәге стеллаждан алган.
Урланган деликатес белән ир-ат касса зонасы яныннан үтеп, чыгуга юнәлә.
Патруль хезмәткәрләре 35 яшьлек Самар өлкәсендә туган кешене сәүдә йорты эчендә тоткарлыйлар һәм алга таба тикшерү һәм процессуаль карар кабул итү өчен хокук тәртибе органнарының дежур өлешенә алып киләләр.
Урланган товарны тартып алалар. Тоткарланган кешегә карата РФ ҖК 158 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа