Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Кибеттән спиртлы эчемлекләр урларга омтылган әлмәтлене тотканнар

Казанның Фучик урамындагы сәүдә үзәгенә Росгвардиянең ведомстводан тыш саклау хезмәткәрләрен чакыралар.

Кибет администраторы росгвардиячеләргә кунакларның берсе кәрзингә спирт һәм тәм-томнар җыйганын, әмма товар өчен түләргә теләмәвен һәм аның белән качарга тырышканын әйтә. Сату залы сакчысы каракны күреп ала, аны куып тота һәм  сигнализация төймәсенә баса. Хокук бозучыны тоткарлыйлар. Ул күп тапкырлар хөкем ителгән 55 яшьлек Әлмәт районы кешесе булып чыга.

Хокук саклау органнары видеокүзәтү камераларыннан алынган язмаларны тикшерә һәм башта ир-атның бер шешәне бушатуын, ә икенчесен кәрзингә салып, анда тагын тәм-томнар өстәп, чыгарга ашыгуын ачыклаган. Шикләнелүчене полициягә тикшерү өчен алып китәләр. Аңа карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса