Имам булып та кыланалар
Дөнья бер урында тормый, алга бара. Кырыгалдарлар да тик ятмый, инде менә ясалма интеллект мөмкинлекләрен актив куллана башладылар.
Явыз ниятле бу адәмнәр ышанучан кешеләрне алдауның яңадан-яңа ысулларын, уяулыкны киметүнең яңадан-яңа алымнарын таба торалар. Бу эштә аларга заманча технологияләр ярдәм итә. Ә куркыныч янаган төркемнәр арта бара - күптән түгел аларга дин тотучы мөселманнар да килеп кушылды.
Иманнары юк
Чит акчаларга ия булырга теләп, аферистлар бернәрсә белән дә, хәтта диндарларның хисләре белән дә хисаплашмыйлар. Соңгы вакытта үзләрен дин әһелләре дип таныткан мошенниклар көннән-көн активлаша бара. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтендә хәбәр иттеләр.
Билгесез кешеләр үзләрен имам дип таныталар һәм төрле намуссыз хезмәтләргә баралар. Диния нәзарәтенә зыян күрүчеләрдән шикаять-ләр еш килә башлаган. Мөф-тият бу хәлләргә оператив рәвештә бәя бирә һәм шәригать мәсьәләләре һәм дини йолаларны үтәү буенча киңәшләрне рәсми затлардан гына сорарга тәкъдим итә. Андый имамнарның шаһәдәтнамәләре бар. Бу - аларның шундый эшчәнлек алып баруга хокукларын дәлилләүче таныклык. Ул аларга биләгән вазифаларына туры килү-килмәүләренә аттестация үткәннән соң бирелә.
Моннан тыш, идарәдә колл-үзәк эшли. Бушлай 8(800) 222-76-67 номерына шалтыратып, үз сорауларыңа шәригать белгечләреннән җавап алырга мөмкин.
Колакларыңа ышанма
Мошенниклар техник прогресска башкалардан ким шатланмыйлар. Өстәвенә, кагыйдә буларак, алар фәнни казанышларны бик тиз үзләштерәләр һәм практикада куллана да башлыйлар. Нейрочелтәрләр барлыкка килү дә искәрмә булмады. Ясалма интеллект ярдәмендә явыз ниятле кешеләр башка кешеләрнең шәхесләрен «урлыйлар» һәм, алар булып кыланып, аларның танышларының счетларын «бушаталар».
Күз алдына китерегез: сезнең телефоныгыз шалтырый, сез аны аласыз һәм чыбыкның теге башында якын туганыгызның, дустыгыз, хезмәттәшегез яки хәтта җитәкчегезнең тавышын ишетәсез. Я булмаса мессенджерда аудиохәбәр аласыз, ул бернинди дә шик тудырмый, чөнки сез үзегез бик яхшы белгән кешенең элемтәгә чыгуын ишетәсез. Акча сорап шалтыраткан «танышыгыз» аны картага күчерүегезне сораячак. Ул карта номерын әйтә яки фотошоп белән ясалган «пластик» карта фотосын җибәрә. Шулай итеп, сезнең уяулыгыгыз тулысынча югала һәм акчаны әңгәмәдәшегез алачагына һич шигегез калмый. Әгәр аралашу мессенджерда бара икән, танышыгызның профильдәге «фотосы» сезне моңа тагын да ныграк ышандыра.
Шуны онытмагыз: мошенниклык иң популяр җинаятьләрнең берсенә әйләнгән бу заманда күзләргә дә, колакларга да ышанырга ярамый. Явыз ниятле адәмнәр кешеләрнең виртуаль күчермәләрен ясарга өйрәнгәннәр.
Еш кына бу түбәндәгечә эшләнә:
аферистлар, әйтик, ялган тавыш бирү ярдәмендә кемнеңдер мессенджердагы аккаунтын ваталар;
башкаларның профи-ленә ия булгач, алар профиль хуҗасының үз кон-тактларына җибәргән тавышлы хәбәрләрен үз-ләренә йөклиләр;
нейрочелтәр аудионы эшкәртә - мошенниклар кирәкле тавышка ия булалар да корбаннар исеменнән телефон китабында булган һәркемгә шалтыратып яки язып акча сорый башлыйлар.
Аккаунтыгызны ватудан качар өчен киберкуркынычсызлык белгечләре уяу булырга, хәтта танышларыгыз җибәргән булса да билгесез сылтамалар буенча күчмәскә киңәш итә - аларның аккаунтлары да башкалар кулына эләккән булырга мөмкин бит.
Үзәк Банкта билгеләп үтүләренчә, үз схемаларын планлаштырганда явыз ниятле адәмнәр кешенең интернетта урнаштырган мәгълүматлар нигезендә төзелгән цифрлы портретын кулланалар.
- Шуңа бәйле рәвештә социаль челтәрләрдә мәгъ-лүматлар урнаштырганда сак булырга кирәк. Әлеге документларны мессенджерларда җибәрмәү һәм шалтыратучыларның үте-нече буенча акча күчермәү яхшырак, хәтта трубкадагы тавыш сезгә яхшы таныш булса да, - дип кисәтәләр РФ Үзәк Банкында.
Министрдан киңәшләр
ТР дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин шулай ук ялган шалтыратулардан һәм язмалардан качу буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Телеграм-канал мисалында ул мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә конфиденциальлекне ничек дөрес көйләргә икәнен күрсәтте:
1 Иң элек «Настройки»га («Көйләүләр»гә) керегез;
2 «Конфиденциально-сть»ны («Конфиден-циальлек»не) сайлагыз һәм монда һәр пунктны карап чыгыгыз;
3 Яшерен пароль һәм «Облако» паролен кертегез;
4 Сезнең номерны, соңгы активлыгыгызны, сез-нең турыда мәгълүматны беркем күрмәсен өчен, шулай ук сезнең хәбәрләрне, тавышлы хәбәрләрне җибәрә һәм төркемнәргә чакыра алмасын өчен, пунктлар буйлап барыгыз;
5 Подписка белән таныш булмаган кешеләрдән килгән яңа чатларны архивка җибәрергә мөмкин.
ВКонтактеда мондый көйләүләр «Приватность» («Хосусыйлык») һәм «Безопасность» («Куркынычсызлык») пунктларында урнашкан. Һичсүзсез тикшерегез.
Һич югында шушыларны гына үтәсәгез дә, мо-шенникларның сезне алдар яки аккаунтыгызны ватар өчен мөмкинлекләре күпкә азрак булачак, - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.
Гөлфия Ханова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа