Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле ике литр сыра эчкән, рульгә утырып юл-транспорт һәлакәте оештырган

Аек булмаган хәлдә руль артына утыру ир-атны судка алып килә.

Әлмәттә исерек хәлдә машина йөрткән әлмәтле гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән.

Утырышта ир-атның ике литр сыра эчкәне һәм рульгә утырганы ачыкланды. Казан Оренбург трассасында Колшәрип авылы янында ул авария китереп чыгара. Урынга килгән автоинспекторлар шофер аек түгел дип шикләнәләр. Алкотестер нәтиҗәләре дә моны раслый. Прибор 0,358 мг/л күрсәтте.

Судта әлмәтле үз гаебен таныды һәм тәүбә итте. Ике ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 320 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса