Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә шәһәрнең баш архитекторына хөкем карары чыгарылды

Суд тикшерүләреннән соң ел ярым узгач, процесста катнашучылар гаепләнүченең соңгы сүзен һәм хөкем карарын ишеттеләр.

Әлмәттә Әлмәт муниципаль районының баш архитекторы эше буенча чираттагы суд утырышы узды. Баш архитектор коррупция җинаятьләре кылуда гаепләнә. Иң авыры-зур күләмдә ришвәт алу. Ул гаепләнүчегә 12 ел төрмә белән яный.

Суд бәхәсләре вакытында гаепләү судтан гаепләнүчегә 10 ел гомуми режимлы колониядә утыру җәзасын сорый. Яклау архитекторның гаепсез булуын таләп итә.

Гаепләнүченең соңгы сүзеннән соң суд киңәшмә бүлмәсенә кереп китте һәм нәтиҗәдә карар чыгарды:
гаепләнүчегә шартлы дип санап, өч елга ирегеннән мәхрүм итү билгеләргә һәм аңа тагын өч елга сынау срогы билгеләргә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса