Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле машина йөртү таныклыгысыз аек түгел хәлдә шәһәр буйлап йөргән

Ир-атны кулга алдылар.

Әлмәттә автоинспекторлар машинаны туктаткан. Тикшерү вакытында машина йөртүченең исерек булуын ачыклаганнар. Моннан тыш, аның машина йөртү таныклыгы булмаган. Хокук бозучыны полиция бүлегенә алып киләләр.

Җәмәгать судьясы карары буенча Әлмәт кешесен 10 тәүлеккә кулга алдылар, дип хәбәр итә Татарстан дәүләт автоинспекциясе.

Машина йөртүчеләргә исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен 30 мең сум штраф, 15 тәүлеккә кадәр кулга алу һәм бер ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итү каралган. Кабат бозу очрагында ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса