Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Аек булмаган хәлдә йөргән әлмәтле чит ил машинасыннан мәхрүм ителгән

Ир кеше, суд аша машинаны хатыны белән уртак милек итеп бүлешергә тырышып, законны бозарга тырышкан.

Аек булмаган әлмәтле машинасын югалткан. Аның Ravon R4 автомобилен Түбән Мактама бистәсеннән туктаталар. Шоферның аек булмавын булуын аңлап, хокук саклау органнары аны машина йөртүдән читләштерә.

Бер атнадан соң ир, машинасын конфискацияләүдән качар өчен, хатыны белән уртак милекне бүлү турында судка мөрәҗәгать итә. Суд дәгъваны канәгатьләндерә, әмма прокуратура тәкъдиме буенча карарны законсыз дип таныйлар һәм гамәлдән чыгаралар.

Исерек килеш кабат машина йөрткән өчен әлмәтлегә ике ел ярымга хокукларыннан мәхрүм итеп, 320 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән. Аның машинасын дәүләт кеременә тартып алдылар, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса