Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтленең улына миллионлык бурычы җыелган

Ул төрмәгә эләгергә мөмкин.

Әлмәт кешесе алиментлар буенча бер миллион сумнан артык бурыч җыйган. Прокуратура таләпләре буенча ир-атка карата «балигъ булмаган балаларны тоту өчен суд карарын бозып, җитди сәбәпләрсез ата-ана тарафыннан акча түләмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Башкарма производстволарның берсен тикшергәндә прокуратура 44 яшьлек әлмәтленең  улын тоту өчен алиментны тулы күләмдә түләмәвен ачыклаган. Эшкә урнашу һәм бурычны түләү өчен чаралар күрмәгән. Мартта әлмәтле алимент түләмәгәне өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде.

Тикшерү контрольгә алынды, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса