Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә мәктәп укучысы аферистларда курьер булып эшләр өчен дәресләрдән кача

Яшүсмер алданган өч пенсионердан акча алырга өлгерә.

Әлмәт районы буенча полиция бүлегенә мошенниклар корбаны булган өч кеше мөрәҗәгать иткән. Аларны барысын да яхшы билгеле схема буенча алдаганнар: якын кешеләре юл - транспорт һәлакәтенә эләккән.

Оперативниклар аферистларның өлкән яшьтәге кешеләрнең стационар телефоннарына шалтыратуларын, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыруларын һәм якыннары катнашында юл-транспорт һәлакәте булганы турында хәбәр итүләрен ачыклаган. "Җинаять җаваплылыгыннан котылу " өчен акча таләп ителгән. Пенсионерлар курьерга акчаны берсүзсез бирәләр, ә ул инде акчаны аферистларның счетларына күчерә.

Тикшерү вакытында полиция хезмәткәрләре өч очракта да курьер булып Әлмәттән 15 яшьлек яшүсмер эшләвен ачыклаган. «Эш бирүче» күрсәтмәсе буенча мәктәп укучысы пенсионерлардан 600 мең сумнан артык акча алган.

Тоткарланган яшүсмер сүзләренчә, ул социаль челтәрләрнең берсендә өстәмә эш тапкан. Аның бурычларына зыян күрүчеләрнең яшәү урыннары буенча акча алу һәм күрсәтелгән счетларга күчерү керә. Заказлар алганнан соң ук, уку процессыннан аерылмыйча,  такси чакырта, алданган өлкән яшьтәге кешеләрдән акча ала һәм мәктәпкә кайта. Бүләк итеп алган сумманың 10 процентын үзенә калдыра.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча тикшерү бүлегендә «Мошенничество» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса