Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт районында 18 яшьлек шофер аек булмаган хәлдә тоткарланган

Алкоголь тесты рөхсәт ителгән нормадан ике тапкыр артыграк булуын күрсәткән.

Әлмәт районында 18 яшьлек шофер аек булмаган хәлдә тоткарланган. Бу хакта ТР дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алкоголь тесты рөхсәт ителгән нормадан ике тапкыр артыграк булуын күрсәткән. Апрель аенда машина йөртү таныклыгы булмаган шоферны исерек килеш руль артына утырган өчен тоткарлаганнар.

Дәүләт автоинспекциясе исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 30 000 сум штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралганын искә төшерә. Кабат бозу очрагында 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса