Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә антиквар сирәк бүләкләр урлауда шикләнелә

Фигурантка карата читкә китмәү һәм тиешле тәртип турында язылу рәвешендә сак чарасы сайланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү баш идарәсе хезмәткәрләре Татарстандагы хезмәттәшләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарының сирәк трофейларын һәм бүләкләрен урлауда шикләнелгән антикварны тоткарладылар, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, антиквар ачык чыганаклардан РСФСР Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнгәннәр турында мәгълүмат ала. Бу «Татнефть» үнең элеккеге хезмәткәрләре, алар бу сирәк бүләкне 90 нчы еллар башында ук алганнар.

Явыз ниятле кеше аларга яки аларның туганнарына мөрәҗәгать итә, үзен журналист яки музей хезмәткәре дип таныштыра. Ул алардан бүләкләрен күрсәтүләрен сорый һәм яшереп, оригиналларны күчермәләргә алыштыра, ә урланганны коллекционерларга челтәр аша 200 мең сумнан саткан.

Тентү вакытында җинаятьчедән 43 бүләк һәм антиквар корал, шул исәптән 1874 елгы француз винтовкасы тартып алына.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта антиквар китмәү турында язылу астында.

 

 

Фото: РФ Эчке эшләр министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса