Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле балаларны интимга тартуда шикләнелә

Бу факт буенча тикшерү органнары процессуаль карар кабул итте.

Әлмәттә балигъ булмаганнарның интимга тартуда шикләнелгән җирле кешене тоткарладылар, дип хәбәр иттеләр ТР буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенә ир-атның җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләрдә һәм балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләрдә катнашы булуы турында мәгълүмат килә.

Оператив-эзләү чаралары барышында 28 яшьлек әлмәтле теркәлгән һәм яшәү урыны буенча тоткарланган.

Материалларга караганда, ир-ат балигъ булмаганнар белән танышкан, аларны үз өенә чакырган, тәм-томнар белән сыйлаган, фильмнар карарга һәм компьютер уеннары уйнарга биргән, ә бераздан яшүсмерләрне интимга этәргән, түләргә вәгъдә иткән.

Бу факт буенча тикшерү органнары процессуаль карар кабул итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса