Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ничә яшьтә булуыңа карамый

Июль башында дүрт әлмәтле мошенник-лар корбаны булды. Зыян күләме - дүрт миллион сумга якын.

Классик схема

Кешеләрне «туганыгыз бәлагә юлыкты» дип алдау схемасы бүген дә актуальлеген югалтмый. Бу юлы да өлкән яшьтәге хатын-кызны 60 мең сумга алдыйлар. Кырыгалдар үзен полиция хезмәткәре итеп таныта һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган кызыгыз рәшәткә артына эләкмәсен өчен акча кирәк ди. Моңа ышанган пенсионер ханым курьерны подъездда каршы ала һәм аңа 60 мең сум акчасын тоттыра. Соңлап кына әлеге җинаять хакында хәбәр алган оперативниклар курьерны тоткарлыйлар тоткарлавын, әмма инде ул билгесез «эш бирүчеләргә» акчаны озаткан була. Процент буларак 9,5 мең сумын үзендә калдырган 22 яшьлек егет гаебен таный һәм зыянны кире кайтарырга вәгъдә итә.

Барлык счетлар да куркынычсыз түгел

Тагын бер схема - «Акчагызны куркынычсыз счетка күчерегез». Бу юлы корбан - 36 яшьлек әлмәтле егет 700 мең сум акчасыннан колак каккан. Шалтыратучы банкның куркынычсызлык службасы хезмәткәре буларак сөйләшеп, егетне кертем акчаларын саклап калу өчен 700 мең сум күләмендә кредит алырга һәм аны «куркынычсыз счетка» күчерергә күндергән.

Җиңел юл белән акча эшләргә теләсәң...

Аферистларның иң озакка сузылган схемасы - «инвестицияләр өлкәсе». 42 яшьлек әлмәтле  инвест-бизнес белән шөгыльләнергә: стартапка акча салып, криптовалюта белән уйнап, котировкаларда катнашып, пассив һәм тотрык-лы табыш алырга карар кылган. Мессенджерда «куратор» белән аралашканнан соң ул кредит алырга банкка юл тоткан. Июнь башында инвестицияләр ясый башлаган. Бер айдан артыграк вакыт эчендә кулында булган акчалар белән бергә 715 мең сум акчасын мошенникларга тапшырган. Бары тик консультант элемтәгә чыкмый башлагач кына алданганын аңлап алган.

Сигез көн һәм дүрт банк

«Куркынычсыз» счет белән кырын гамәл кылучылар тозагына 44 яшьлек әлмәтле ханым да эләккән. Ялган банк хезмәткәре аңа шалтыратып, «Сезгә кредитны хупладылар» дип «шатландырган» һәм инде аны рәсмиләштерүләрен дә хәбәр иткән. Шуннан соң хәлне төзәтергә әле соң түгел дип ханымны тынычландырган. Янәсе, моның өчен нибары ике миллион бер йөз мең сум гына акча кирәк икән. Аларны «куркынычсыз» счетларга күчерергә кирәк дип тә аңлаткан.

Зыян күрүче ханым сигез көн эчендә берничә банкны йөреп чыккан. Баксаң, кредит рәс-миләштерү бик җиңел эш түгел икән. Аңа нибары дүрт учреждение ризалык биргән. Ханым аларның һәркайсыннан ярты миллионнан күбрәк акча алган һәм җәмгысе 2 млн сумнан артык акчаны үз куллары белән аферистлар әйткән счетларга күчергән.

Белгеч аңлатмасы

- Соңгы өч елда мошенниклар тагын да активлаша төште. Бүгенге көндә статистика шундыйрак: кырыгалдарлардан зыян күргән әлмәтлеләрдән аена йөзгә якын гариза керә. Җинаятьчеләр арасында иң таралган алдау ысулы - телефон яки интернет аша. Банкларның куркынычсызлык службаларына килгәндә, аларның берсе дә кешеләргә шалтыратып тормый - куркыныч янаганда шунда ук счетны яки картаны блокировкалый да куя. Онлайн-кушымтада яки смс-хәбәр җибәреп, шәхсән паспортыңны алып учреждениегә килүеңне сорый, - дип аңлатма бирә тикшерүче  Елена Васенькина.

Гөлфия Ханова әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса