Ир күршесен дә интектереп бетергән.
Әлмәт кешесен «хакимият вәкиленең законлы таләбенә буйсынмау белән бәйле вак хулиганлык» өчен өч тәүлеккә кулга алдылар.
Исерек ир-ат күршесе белән скандал оештырган, сүгенгән, кычкырып куркыткан. Урынга полиция хезмәткәрләре килә. Хокук саклау органнары ир-атка тынычланырга һәм машинага чыгарга тәкъдим итә, ләкин ул каршылык күрсәтә, сүгенә.
Административ эшне караган вакытта хокук бозучы үз гаебен танымаган, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте.