Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

ЮХИДИ штрафларын түләмәгән әлмәтлене сигез тәүлеккә кулга алдылар

Аның 11 мең сум түләнмәгән штрафлары булган.

Әлмәт кешесен ЮХИДИ штрафлары буенча 11 000 сум бурычы өчен сигез тәүлеккә кулга алдылар. Бу хакта Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча  баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк ир-ат 22 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозган, әмма штрафларны түләмәгән. Аны автоинспекторлар туктата һәм административ җәзаны үтәүдән качкан өчен протокол төзи. Шуннан соң намуссыз шоферны 440 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем итәләр.

Бурычлы кеше суд карарын санга сукмый һәм хөкем карарын үтәүдән кача. Шуңа күрә соңрак чираттагы суд була, анда әлмәтле җиде тәүлеккә кулга алына.

- Иректән мәхрүм итү бурычлы кешегә тәэсир итте-ул мәҗбүри эш рәвешендә җәзаны эшли башлады. 100 сәгать эшләде. Ләкин соңыннан аның эшләү теләге бетә, шәһәр файдасына эшләү аны туйдыра. Шуңа күрә 27 апрельдә ул кабат гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгә. Һәм тагын хөкем карары: сигез тәүлеккә кулга алу. Хәзер бурычлы кеше җәзасын үтә, аннан соң ул мәҗбүри эшләргә кайтырга тиеш булачак, - дип хәбәр итә Россия ГУФССПның Татарстан буенча матбугат хезмәте.

 

Фото: Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча  баш идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса