Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Җиңел табыш бәхет китерми

Әлмәт шәһәре эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Олим Отакулов матбугат хезмәткәрләре белән очрашты.

Заманалар үзгәргән саен җинаятьләр төре дә үзгәрә тора.

Элегрәк хокук саклаучылар фатир басулар, талаулар күп булуы турында чаң каксалар, соңгы елларда инде мошенниклык һәм башка төр алдауларның чамадан артып китүе турында кисәтәләр.

- Мошенниклык безнең өчен чын мәгънәсендә бик көчле «баш авыртуы». Гади генә әйткәндә, без бу уңайдан Чаллы белән беррәттән «янабыз». Халык артык ышанучанмы, әллә чамадан тыш хәллеләнеп киттеме - көн дә диярлек алдану очракларын теркибез, - дип зарын белдерде Әлмәт эчке эшләр бүлегенең яңа җитәкчесе, полиция полковнигы Олим Отакулов җирле матбугат вәкилләре белән очрашу барышында. Шуңа өстәп, яман җинаять белән көрәшүдә массакүләм мәгълүмат чараларыннан да ярдәм сорады. Халыкка саклык турында аңлату, профилактика чараларын оештыруда бергә эшләргә чакырды. Олим Облакулович билгеләп узганча, киләчәк буынны тәрбияләү, аларны тайгак юлга басудан йолып калу өстендә иртәгә түгел, бүген эшләргә кирәк.

- Мошенниклар балигъ булмаганнарны җинаять кылуга курьер буларак җә-леп итәләр. Тиз арада күп акча эшли алу мөмкинлеге яшьләрне бик кызыктыра. Алар бит азагы ничек аянычлы тәмамланасын башларына да китермиләр. Агымдагы елның март аенда гына да сигез яшүсмер шушындый төр җинаятьне кылуда катнашкан, шуларның берсе әле кыз кеше. Кагыйдә буларак, бу курьерлар бер-берсен бик яхшы беләләр. Шунысы да бар, аларның барысы да матди яклары тотрыклы, җитеш, тулы гаиләләрдән. Араларында профилактик учетта торучылар юк. Бер генә очракны әйтеп узасым килә - Әлмәт районында җинаять кылган бер яшүсмерне ачык-ладык, аны тоткарладык, сөйләшү үткәрдек. Балигъ булмаганнар белән без аерым тәрбияви яктан да килеп эш итәбез бит әле. Һәм иң гаҗәпләндергәне - өч көннән соң без аның Бөгелмәдә нәкъ менә шушы төр җинаять кылганда тоткарлануын белдек. Хәзер ул сак астына алынды, егетнең һәм шундый ук җинаять кылган башка балаларның алдагы язмышын суд хәл итә. Гомумән, балигъ булмаганнар белән эшләүгә аерым һәм зур игътибар бирелергә тиешлеге бүген инде көн кебек ачык. Без яшьләрнең соңгы вакытта төрле төркемнәргә ияреп китүен күзәтә башладык. Интернет челтәре аша балаларга карата көчле йогынты бара. Әлбәттә, бу ситуацияне хокук саклау органнары контрольдә тота. 

 

Наркотиклар таратуда тоткарланучылар арасында да яшьләр күп. Әле менә узган елны шушындый җинаять кылган бер яшүсмерне тоткарлаган идек. Тикшерә торгач, аның катнашында 10-12 эпизод ачыкланды. Бу үз чиратында, кагыйдә буларак, Әлмәт җирлегендә кылынган җинаятьләр статистикасын арттыра. Наркотиклар тарату, сату авыр җинаять санала, аны кылганнарга карата җәзасы да катгый.

 

Мошенниклык - алдашу гына бит ул дип уйлаучыларга исә мин бөртекләп җыйган акчасын бер миз-гелдә югалткан күпме ке-шенең күз яше икәнлеген күз алдына китерергә кушар идем. Араларында пенсионерлар, ялгыз әби-бабайлар... Полиция хезмәткәрләренең акча алмаганлыгын тукып торсак та, кырыгалдарларга ышанып соңгы акчаларын чыгарып салалар, кредитлар алалар бит. Бу уңайдан без хәзер элеккеге чараларны яңартып, фатирлар буенча йөреп аңлату эшләрен алып баруны башлап җибәрдек - нәтиҗәсе булырга тиеш. Тагын бер күңелсез күренеш - районда быел аек булмаган хәлдә руль артына утыручылар күбәеп китте. Урлашулар саны кимеде кимүен, ә менә караучысыз, читтә урнашкан гаражларны талау очраклары әле дә күзәтелә. Бу уңайдан Лениногорскида эшләгәндә әлмәтлеләр белән бергә шундый төр җинаять кылу белән шөгыльләнүче бер парны кулга алган чак искә төште. Егет белән кыз - икесе дә Алабугадан, седан иномаркада Менделеевскидан алып Лениногорскига кадәр булган гаражларны рәттән басып йөргәндә тоткарландылар. Чибәрләр, яхшы киенгәннәр - ЮХИДИ хезмәткәрләре аларны туктатканда да бернинди шик уятмаганнар. Схемалары гади: гаражларны ачык-лыйлар, туктыйлар, матур киемнәрен алыштыралар, маска, перчатка киеп алалар да кырын эшләрен башкарып, урланган кирәк-яракны машиналарына төяп алып китәләр. Тик җайга салынган гамәлнең ахыры гына аянычлы була. Кабатлап әйтәм, кеше малына кызыгып, җиңел юл белән акча эшләргә теләүчеләрнең язмышы һәрвакыт шулай кү-ңелсез тәмамлана, - диде Олим Отакулов. Сөйләшү барышында бүлектәге кадрлар мәсьәләсе турында да сүз кузгатып алды җитәкче.

- 69 лап хезмәткәргә кытлык кичерәбез. Тикше-рүчеләр, дознавательләр, оперлар, участок инспекторлары бик кирәк. Теләге булганнарны эшкә чакырабыз, бар нәрсәдә дә ярдәм итәргә әзербез, - дип тәмамлады ул сүзен.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса