Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт студентларын наркотиклар таратканда тотканнар

Алар тыелган матдәләрне төреп, «төенчекләр» (закладкалар) ясаганнар.

 Егет һәм кыз наркотикларны төргәкләргә бүлү өчен фатир алалар. Калган вакытта аларны тарату белән шөгыльләнәләр. Алар наркоконтроль оперативниклары күзәтүе астында калганнарын сизми. Бу аларны соңрак гаепләнүчеләрнең эскәмиясенә китергән.

Наркоконтроль оперативчылары гаепләнүчеләрнең фатирын тикшергәндә дүрт йөз граммга якын көчле наркотик тапканнар. Хәзерге законнар моны зур күләмдә дип билгели.

Эш материалларыннан билгеле булганча, кыз Совет урамындагы йортта фатир таба, аны арендага ала һәм анда бизнес башлана. 20 яшьлекләр наркотикларны төргәкләргә бүлгәннәр, ә аннары егет аларны микрорайондагы яшерен урыннарга илткән. Тельман, Советская, Сөләйманова бу урамнардагы йортларда оперативниклар наркотик белән төргәкләр тапканнар. Шулай итеп, яшьләр «наркотикларны саклау һәм тарату» 228.1 статьясында каралган җинаятьнең 9 эпизодына эләгә. Бу статьяның 4 нче пункты буенча студентларга 20 ел төрмә яный. Ләкин һәркайсы «җинаять кылуга омтылу» билгесе белән, чөнки җинаять хокук саклау органнары тарафыннан туктатылган.

Яшьләр озак каршылык күрсәтми  үз гаепләрен таныйлар. Өстәвенә, кызның җинаятькә балигъ булмаган баланы җәлеп итү өчен статьясы бар. Җинаять кодексының 150нче маддәсенең 4нче өлеше буенча кызга 8 ел төрмә яный.

 Гаепләнүчеләргә соңгы сүзгә әзерләнергә вакыт бирү өчен, тыңлаулар кичектерелде, дип хәбәр итә шәһәр суды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса