Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене ир-атны телевизор урлаган өчен хөкем иттеләр

Зыянның гомуми бәясе 9 мең сум тәшкил иткән.

Әлмәттә 36 яшьлек ир-атны телевизор урлаган өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта ТР Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күп катлы йорт коридорында исерек хәлдә булган ир-ат фатирларның берсендә ачкычлар булуын күрә. Аннары ул бу фатирга кереп, телевизор урлый. Зыянның гомуми бәясе 9 мең сум тәшкил иткән.

Гаепләнүче суд утырышында үз гаебен тулысынча таныган, тәүбә иткән, зыян тулысынча каплаган.

Суд аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел 6 айлык иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләде, бу вакыт эчендә хөкем ителгән кеше үз тәртибе белән төзәлүен исбатларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса