Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле аерылган хатынын кыйнаган

Әлмәт шәһәре судында административ хокук бозу турында эш каралды.

Эш материаллары буенча, 2023 елның 25 феврале якынча 22:30 сәгатьтә ир-ат элек бергә яшәгән хатынын кимсеткән, чәченнән умырып тоткан, аннан хатынына духи флаконы ыркыткан, аннан кулыннан кысып тоткан.

Нәтиҗәдә зыян күрүче физик авырту тойган һәм тәне җәрәхәтләнгән, сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Җәлеп ителгән зат административ хокук бозуда гаепне таныды, дип хәбәр итә шәһәр суды.

Эштә катнашучы затларның аңлатмаларын тыңлаганнан соң (Административ хокук бозу турындагы беркетмә, полиция хезмәткәре рапортын, зыян күрүченең гаризасын, якларның язмача аңлатмаларын, эксперт бәяләмәсен), җәмәгать судьясы административ хокук бозуда җәлеп ителгән затның гаебе билгеләнгән дип тапкан.

Җәлеп ителгән зат РФ КоАП 6.1.1 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 10 (ун) тәүлеккә административ арест рәвешендә административ җәза билгеләнгән.

Карар законлы көченә кермәде һәм Татарстан республикасының Әлмәт шәһәр судына шикаять белдерелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса