Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт прокуратурасы суд аша нарколог исәбендә торучы 26 гражданның машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүен таләп итә

Дәгъваларның бер өлеше канәгатьләндерелде, калганнары тикшерелә.

Әлмәт прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Күзәтчелек чаралары барышында машина йөртү хокукына ия һәм наркологта учетта торучы 26 кеше ачыкланган. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Наркомания яки алкоголизм белән интегүче затларда машина йөртү хокуклары булу юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыра", - дип искәрттеләр ведомствода.

Прокуратура гаепләнүчеләрнең транспорт чаралары белән идарә итүгә хокукын туктату турында дәгъва юллады.

Дәгъваларның бер өлеше инде канәгатьләндерелгән, калганнары карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса