Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны штрафларны түләмәгән өчен җаваплылыкка тарталар

Гыйнвар аеннан башлап, түләмәүчеләргә карата административ хокук бозулар турында 60ка якын эш кузгатылган.

Ел башыннан Әлмәттә штрафны вакытында түләмәгән өчен 57 граждан административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта РФ эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский хәбәр итте

Штрафларны түләмәүчеләр өчен РФ КоАП 20.25 статьясы җәзаларның сыгылмалы системасын күздә тота.

- Закон буенча административ штраф законлы көченә кергән көннән алып, 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Вакытында түләмәү ике тапкыр, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә штраф салуга китерә, йә 15 тәүлеккә кадәр арест салына, йә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә, – дип хәбәр итте Андрей Лиманский.

Узган ел Әлмәт автоинспекторлары административ хокук бозулар турында 636 эш кузгаткан. Судта шуларның 449ы каралды.

Кулга алынганнардан һәм штрафка тартылганнардан тыш, 55 кеше суд залыннан мәҗбүри эшләргә киткән. 

- Әгәр ул бурычын түләмәсә, транспорт чарасы белән идарә итүен дәвам итсә, аны бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр. Ул бу штрафны түлиме, юкмы, барыбер бер елга мәхрүм ителә, - ди  Андрей Лиманский.

Бурычларын түләмәүчеләр үз машиналары белән мәңгегә хушлаша алалар. Мәсәлән, автоинспекторлар уртак рейдка суд приставлары белән чыккач. Бу очракта транспорт штрафстоянкага гына түгел, аукционга да китә ала. Керемнәрнең бер өлеше штраф түләүгә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса