Әлмәттә аек булмаган хәлдә машина йөртүче хөкем ителде
Ир үз гаебен таныган.
2020 елның июлендә ир-ат инде исерек килеш транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүен хәбәр итә шәһәр суды. Ләкин, 2022 елның октябрендә, ул кабат исерек килеш руль артына утыра.
Ир-ат машина йөртү таныклыгын 2022 елның гыйнварында алган. 2022 елның 28 октябрендә төнлә ир спиртлы эчемлек эчә һәм машина руле артына утыра. Озакламый ул юл-патруль хезмәте хезмәткәре тарафыннан туктатыла.
Суд утырышында ир үз гаебен таныды.
Суд җинаять эшенең барлык материалларын исәпкә ала һәм 200 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели һәм әлмәтлене 2 ел һәм 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа