Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлегә аек булмаган хәлдә машина йөрткән өчен 2 ел төрмә яный

Аның инде машина йөртү таныклыгын алган булганнар.

20 йорт арасын узып, Әлмәттә яшәүче административ хокук бозуны җинаятькә әйләндергән. Узган елның июлендә гаепләнүче 1,5 елга машина йөртү хокукыннан  мәхрүм ителгән. Ә 2022 елның октябрендә юлда кабат юл-патруль хезмәте экипажын очрата.

ЮХИДИ хезмәткәрләре аны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштергән,  тикшерү уздырылган.

Нәтиҗә озак көттерми. Сулышында  0, 569 миллилограмм этил спирты ачыклана.

Исерек хәлдә ир-ат кибеткә барыр өчен руль артына утырган. 264.1 маддә исерек шоферга 2 ел ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм судтан эшне аерым тәртиптә карауны сорый.

Ләкин дәгъвачы махсус тәртиптә карарга каршы килә. Закон буенча хөкем ителүчегә әзерләнүгә 5 тәүлек вакыт бирелә һәм ул бу вакыттан файдаланырга була. Яклар утырышта бер атнадан соң кабат очрашачак.

 

Фото: скрин видео ЮВТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса