Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әнисенә үлем белән янаган әлмәтлене хөкем иткәннәр

Бу вакыйга 2022 елның 22 июлендә була.

Элегрәк хөкем ителгән Әлмәт кешесен «кеше үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янау» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип таныганнар. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның 22 июлендә әнисе белән  ызгыш вакытында ир канцелярия кайчыларын ала һәм зыян күрүчегә кулын селтәп, аңа: «Мин сине үтерермен!» дип яный. Ир исерек булган, үз гамәлләрен контрольдә тотмаган.

Судта ир үз гаебен таныган.

Җәмәгать судьясы аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәү белән бер елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса