Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә 18 яшьлек егетне наркотиклар саклаган өчен 4 елга колониягә озаталар

Аннан 25 төргәк наркотик тапканнар.

Бу елның июлендә Әлмәттә полиция тарафыннан 18 яшьлек егет тоткарлана, аннан мефедрон белән 25 төргәк табыла. Наркотикларның гомуми массасы 25 граммнан артык була. Мәгълүматны  ТР буенча Россия федераль иминлек хезмәте идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә..

Хокук сакчылары егетнең наркотиклар партиясен күпләп сатып алуын ачыклый.

Аңа наркотиклар саткан өчен җинаять эше кузгатылган. Суд егеткә хөкем карары чыгарып, дүрт елга тәрбия колониясенә җибәргән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса