Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлегә хатынына кул күтәргән өчен 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк

Ир хатынының битенә 2 тапкыр сугып, кулына 3-4 тапкыр йодрык белән суга.

Әлмәттә җәмәгать судьясы административ хокук бозу турындагы эшне карады. Бу турыда шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакыйга бу елның 2 октябрендә булды. Ир өйдә хатынына берничә тапкыр суга.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Ул шулай ук тәүбә итүен һәм хатыны алдында гафу үтенүен, мондый хәлне бүтән кабатланмаячагын вәгъдә итә.

Зыян күрүче иренең гафу үтенүен раслый. Хәзерге вакытта ул аны гафу итмәгән, ләкин каты җәзага тартмаска һәм штраф белән чикләнергә куша.

Ирне гаепле дип таптылар һәм аңа 5 000 сум күләмендә административ штраф салдылар.

Карар законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса