Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче ханымга аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен 280 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде

Гаепләнүче тикшеренү нәтиҗәләре бозылган дип әйтә.

Әлмәтлегә аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен 2 елга иректән мәхрүм итү яный. 

Җинаять эше материалларында шулай диелгән. Май аенда хатын-кызны машина йөртү таныклыгы булмаган килеш һәм исереклек билгеләре белән автоинспекторлар туктаткан. Алкотестердан ул баш тарткан һәм юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре аңа наркология диспансерында тикшеренү үтәргә тәкъдим иткән.

"Ул турыдан-туры медицина тикшерүеннән баш тартты, административ производство кузгатылды һәм административ җаваплылыкка тартылды. Ул җәмәгать судьясы карарына шикаять бирмәде һәм карар законлы көченә керде", – дип аңлатты Әлмәт шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Андрей Пудянев.

Узган елның 7 декабрендә җәмәгать суды  әлмәтлене машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды һәм 2022 елның 10 февралендә ул законлы көченә керде. Аны 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр. Ә 25 майда аек булмаган хәлдә руль артына утырган килеш аны тагын полция хезмәткәрләре туктата.  

Бу Чехов һәм Совет урамнары боҗралары тирәсендә була.

 Йомшарткыч шартлар сыйфатында суд хөкем ителүченең 3 баласы барлыгын ачыклаган. 

Экспертиза нәтиҗәләренә килгәндә, яклау аның нәтиҗәләрен яңадан карау турында гариза бирде. Адвокатлар наркодиспансер хезмәткәрләре хөкем ителүченең сидеген билгесез затныкына алыштырган, дип белдерә. Анда наркотик эзләре табылган.

Суд эшнең барлык шартларын исәпкә алып, ханымга 280 сәгать мәҗбүри эш билгеләде.  Өстәвенә, гаепләнүче машина йөртү таныклыгын 2,5 елдан соң гына күрәчәк. Хөкем карары законлы көченә кермәде. Якларның аны кире кагу өчен 10 тәүлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса