Әлмәтлене телефон урлаган өчен хөкем иттеләр
Зыянның гомуми суммасы 63 250 сум тәшкил иткән.
Суд гаеплене бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.
Әлмәттә суд элек хөкем ителмәгән ирне наушниклар һәм телефон урлауда гаепле дип тапкан, дип хәбәр итә ТР Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте.
Агымдагы елның мартында ир 12 мең сумлык «Apple airpods pro» наушникларын, 51 мең сумлык «Iphone 12 mini» телефонын урлаган. Зыянның гомуми суммасы 63 250 сум тәшкил иткән.
Судта җинаятьче үз гаебен таныган. Шәһәр буйлап йөргәндә, подъезд ишегенең ачык булуын күреп, җылынырга карар иткән, ишеге ябык булган фатирларның берсенә кергән. Фатирга кереп, наушниклар һәм телефонны урлый, телефонны юлда ташлый, наушникларны үзенә калдыра.
Суд гаеплене бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа