Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Сак булыгыз: кырыгалдарлар

Әлмәттә яшәүче бер ханым киленен җаваплылыктан коткарып калу өчен кырыгалдарларга 500 мең сум акчасын чыгарып биргән.

Каенана киленен «коткарган»

Әлмәттә яшәүче бер ханым киленен җаваплылыктан коткарып калу өчен кырыгалдарларга 500 мең сум акчасын чыгарып биргән.

Якынча 15 сәгать 45 минутларда 67 яшьлек ханымның өй телефонына яшь хатын-кыз шалтырата һәм аның гаебе аркасында бер кеше зыян күргәнен сөйләп бирә. Шалтыратучы үзен пенсионер ханымның килене дип таныта һәм, елый-елый, түбәндәгеләрне бәян итә. Янәсе, ул светофорның тыючы сигналына юлны аркылы чыкканда билгесез шофер аны таптатмас өчен рульне кисәк кенә читкә борган һәм машинасы белән кюветка очып, имгәнүләр алган. Авыр хәлдәге шоферны хастаханәгә салганнар һәм аны дәвалау өчен ашыгыч рәвештә 800 мең сум акча һәм урын-җир әйберләре кирәк икән. Югалып калган каенана өендә 500 мең сум гына акчасы барлыгын әйтә. Һәм шул арада акчаларны тастымалга төреп, бөтен кирәк-яракларны пакетка сала да, акча артыннан килергә тиешле кешене көтә башлый. Ул кичке алтыга хәтле көтеп утыра һәм бу вакытта берәүгә дә шалтыратмый. Сөйләшенгән вакытта аңа шалтыраталар һәм акчаны чыгаруын сорыйлар. Зыян күрүче ханым подъездга чыга, пакетны курьерга тоттыра да өенә кереп китә. Шуннан соң гына улына шалтыратып, килененең хәлен белешергә уйлый. Улы белән сөйләшкәннән соң үзенең кырыгалдарлар корбаны булуына төшенә һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

 

Интернет белдерүенә ышансаң...

 

Интим массаж алырга теләгән әлмәтле шактый гына акчасыннан колак каккан. Зыян 163 250 сум тәшкил иткән.

Баксаң, 23 яшьлек әлмәтле интернет сайт-ларының берсендә урнаштырылган белдерү буенча интим массажга заказ бирергә була. Башта алдан түләү рәвешендә ул 1500 сум акча күчерә. Шуннан соң аңа билгесез номердан шалтыраталар һәм төрле дәлилләр китереп, әйтик, түләгән вакытта өзеклек килеп чыгуын, страховка түләү зарурлыгын сәбәп итеп, аны тагын акча күчерергә кирәклегенә инандыралар. Ул шикләнә башлый һәм, әлеге хезмәттән баш тартып, түләгән кадәр акчасын кире кайтаруларын сорый. Әмма заказны гамәлдән чыгару ул уйлаганча җиңел генә булып чыкмый. Администратор сүзләренә караганда, берьюлы «ике түләү каналын ябарга» кирәк икән. Моның өчен егеттән өстәмә рәвештә тагын 60 мең сум күчерүен сорыйлар. Егет акчаны күчерә дә тагын администраторга шалтырата. Телефонны бер ир-ат ала һәм тагын бер миллион сумнан артык акча таләп итә. Баш тарткан очракта аны эзләп табып, кыйнап, наркотиклар белән «эләктереп», полиция хезмәткәрләре кулына тапшыру белән куркыта. Зыян күрүче егет чыннан да куркып кала һәм тагын 80 мең сум акча күчерә. Әмма кырыгалдарларны бу гына да туктатмый - алар тагын 70 мең сум акча сорыйлар. Яшь әлмәтле алданганын аңлап ала һәм үзе белән булган хәлне полиция бүлегенә хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре мондый хәлләрдә уяу булырга һәм таныш булмаган счетларга акча күчермәскә чакыралар.

Әлмәт полиция бүлеге матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса