Кирпеч урлаган әлмәтле хөкем ителде
Зыянның гомуми суммасы 107,5 мең сумнан артып киткән.
Әлмәт прокуратурасы 38 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны чит милекне урлауда гаепле дип тапкан. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Агымдагы елның 3 февралендә ир Түбән Мактаманың Совет урамындагы 82нче йорт яныннан кирпечле берничә поддон урлаган. Ташу өчен ул кран-манипулятор хезмәтеннән файдалана. Зыянның гомуми суммасы 107,5 мең сумнан артып киткән.
Ир гаебен таныган. Суд аңа ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа