Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт полиция хезмәткәрләре булмаган авто саткан мошенникны тоткарлады

Ул Владимир өлкәсендә яшәүче 29 яшьлек ир булып чыга.

Полиция бүлегенә Әлмәт районының Рус Акташы авылында яшәүче бер ир-ат мошенниклык гамәлләре турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөрәҗәгать итүче бер популяр сайтта автомобиль сату турында белдерү күрә. Чит ил машинасы сатучы, алдан түләүне күчерүне сорый. Ир сатучыга 20 мең сум акча күчергән. Соңрак, әлмәтле алданганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре каракны ачыклаган һәм тоткарлаган. Ул  Владимир өлкәсендә яшәүче 29 яшьлек ир булып чыга. Ир автомобильнең юклыгын әйтә, ә машинаның тасвирламасы һәм фотосурәтен интернетта тапкан. Китерелгән зыянны ул каплаган.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге статьяның санкцияләре нигезендә, максималь җәза 5 елга иректән мәхрүм ителү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса