Әлмәт предприятиесе салымнар буенча 200 мең сумнан артык бурыч җыйган
Прокуратура предприятие җитәкчесеннән салым бурычларын түләүне таләп итте.
Әлмәт прокуратурасында салым һәм хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча территориаль ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия утырышында салымнар, җыемнар һәм иминият взнослары буенча бурычлары булган оешма җитәкчеләре катнашты. Бу хакта прокуратура матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү барышында "Универсалстрой"ның салымнар буенча 200 мең сумнан артык бурычы ачыкланган.
Прокуратура предприятие җитәкчесеннән әҗәтләрен түләүне таләп иткән.
Прокурор реакциясе акты карау стадиясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа