Әлмәтлене наркотиклар сатып алган һәм саклаган өчен хөкем иттеләр
Наркотикның бер өлешен ул чалбар кесәсендә саклаган.
Әлмәттә суд 35 яшьлек эшсез ир-атны «зур күләмдә наркотик сату максатыннан башка законсыз рәвештә наркотик чаралар сатып алу һәм саклау» җинаятен кылуда гаепле дип тапкан. Бу хакта ТР прокуратурасында хәбәр иттеләр.
Суд 2021 елның 22 октябрендә хөкем ителүченең массасы 0,52 грамм булган наркотик чара сатып алуын ачыклаган. Сатып алу ысулы «контактсыз» булган дип аныклана.
Наркотикның бер өлешен ир кулланган, ә икенчесен – чалбар кесәсендә саклаган. Аны Әлмәттә АЗС янында тоткарлыйлар. Тикшерү вакытында наркотик чара табылган һәм алынган.
Ир элек хөкем ителгән иде инде. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә, өч ел һәм дүрт айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләделәр.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа