Берәү алдый, берәү алдана
Заманча мәгълүмати һәм телекоммуникатив технологияләр, интернет челтәре үсеше кешеләргә аралашу, күңел ачу, төрле товарлар һәм хезмәтләр эзләү өчен зур мөмкинлекләр ачты.
Тик шул ук вакытта бу технологияләрне мошенникларның үз максатларында оста кулланулары борчуга сала. Алар гражданнарның акчасын үзләштерү өчен яңадан-яңа ысуллар уйлап табалар.
Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен нишләргә кирәклеге турында Әлмәт районы полиция бүлеге начальнигының оператив эшчәнлек буенча урынбасары, подполковник Марат Кадыйров сөйләде.
- Мошенниклар яңадан-яңа ысуллар куллануларын дәвам итә, ә кешеләр аларның кармагына эләгә тора. Зыян күрүчеләрнең күпчелеген мәгариф, сәламәтлек саклау, гомумән, бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар һәм пенсионерлар тәшкил итә. 2021 елда телекоммуникатив системада мошенниклар тарафыннан кылынган 700 җинаять теркәлде. Агымдагы елның гыйнвар аенда гына да бу өлкәдә инде 20 дән артык җинаять эше кузгатылды, матди зыян җиде миллион сум тәшкил итте. Узган елның бу аенда барлыгы 40 ка якын җинаять теркәлсә дә, матди зыян күпкә аз иде. Агымдагы елның 24 гыйнварында гына мошенниклар тарафыннан 3 җинаять кылынды һәм гражданнарга китерелгән зыян 3,5 миллион сумга җитте. Соңгы вакытта әйдәп баручы эре Россия һәм чит ил компанияләренә инвестицияләр күчерүчеләр саны артып киткәнлектән, бу өлкәне мошенниклар үз итәргә өлгерде. Гражданнар интернет челтәрендә акчаларын отышлы инвести-цияләргә мөмкин булуы турындагы рекламаларга юлыгып, шунда үзләренең заявкаларын, контактларын калдыралар. Моны мошенниклар бик тиз эләктереп ала һәм шунда ук заявка калдыручыга шалтырата. Аларның «тәмле» телләренә һәм җиңел юл белән акча эшләү мөмкинлегенә ышанучылар исә җинаятьчеләрнең ятьмәсенә тиз эләгәләр. Кыска гына вакыт эчендә зур акча эшләүгә өмет иткән гражданнар төрле банклардан кредит алалар һәм караклар әйткән счетка кү-черәләр. Интернет челтәре аша шулай ук дәүләт органнары исеменнән компенсация һәм матди ярдәм бирү турында мәгълүмат таратылырга мөмкин. Интернет-кибетләр аша CОVID-19га тест яисә вирустан дарулар сатып алу ысулын да онытырга ярамый. Әлеге уңайдан мошенниклар өйгә, фатирга килеп, без хастаханәдән яисә башка дәвалау оешмасыннан коронавируска тест үткәрәбез, дип тә йөрергә мөмкиннәр әле. Телефон мошенникларының төп максаты - кешеләрнең карталары мәгълүматларын белү һәм бу мәгълүматны гражданнар счетларыннан акча чыгару өчен куллану. Мошенниклар банк хезмәткәрләре роленә кереп түбән процент астында кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итәләр. Кызыксынучыларга банкның рәсми онлайн-сәхифәсенә сылтама да җибәрәләр, анда логин һәм пароль кертергә кирәклеген әйтәләр. Нәти-җәдә мәгълүматлар мошенниклар кулына эләгә. Шуңа күрә дә сайтлар белән эш иткәндә өтеренә кадәр тикшерергә, кайтавазларны укырга кирәк. Кечкенә генә шик туса да, сөйләшүне туктатырга, кичекмәстән хокук саклау органнарына «02», «112» телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк, - диде Марат Тимерхан улы.
Мошенниклар арасында киң таралган схемаларның берсе - «ФСБ», «полиция - прокуратура» органнарыннан шалтырату һәм популяр сәүдә мәйданчыкларында алдау.
Марат Кадыйров шушы көннәрдә генә бер ханымның шушындый төр җинаять корбаны булуы турында әйтеп узды. Әлмәтле аферистлар белән 8 көн аралашкан, бу вакыт эчендә биш кредит рәсмиләштереп, мошенникларның банк счетларына 2,5 млн сум акча күчергән. Моңа хәтта ышануы да кыен. Ничек һәм ни рәвешле шулкадәрле алданырга була икән соң?!
Кредитлар рәсмиләш-терүдән тыш, аферистлар ханымга банк хезмәткәрләре артыннан күзәтергә, аларның ничек эшләүләрен карарга һәм аларның исемнәрен истә калдырырга кушканнар, соңыннан үзенең тулы гәүдә белән төшкән фотосурәтен җибәрүен дә сораганнар. Ханым ялган «ФСБчылар»га ярдәм итәм дип аларның бар биремнәрен дә ихластан үтәгән һәм нәтиҗәдә акчасыз калган. Бу инде мошенникларның оста психологлар булуымы, әллә гипнозмы, дигән сорау да туарга мөмкин.
Банкның «куркынычсызлык хезмәте»ннән шалтырату очраклары да мошенниклар арасында киң таралган алым. Бу очракларда җинаятьчеләр банкныкына охшаган номерлардан шалтырата. Алар гражданнарның счетларында «шикле операция» яки «системадагы буталчыклар» турында хәбәр салалар.
Мошенниклар карта бе-лешмәсен, CVV/CVC-код, SMS код яки банк кушымтасы паролен әйтүне сорыйлар. Карта буенча белешмәләр беркемгә дә хәбәр ителергә тиеш түгел. Бу турыда һәркем белергә тиеш. Ә акчаларның сакланышы турында шик-
ләнгән очракта картада күрсәтелгән номер буенча банкка шалтыратырга гына кирәк.
Популяр сәүдә мәйданчыкларында алдау ешрак күзәтелә башлаган. Әлеге схемаларга сатучылар да, сатып алучылар да юлыгырга мөмкин. Мисал өчен, сатып алучы WhatsAp мессенджерына күчереп дәвам итәргә киңәш бирә. Алга таба ул үзенең еракта булуы турында легенда уйлап чыгара һәм шуңа күрә дә «китереп бирү» хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим итә. Шунда ук алдакчы сайтка сылтама да җибәрә. Бу сайтта товарны сатып алу өчен кредит картасы белешмәсе, CVV/CVC-код сорала. Формалар тутырылганнан соң, сатып алучының картасындагы акчалар юкка чыга. Әлеге алдаудан котылу чарасы бер генә - сылтамалардан һәм QR-кодлардан файдаланмаска, сату-алуны бары тик интерфейс мәйданчыкларда гына башкарырга.
- Мошенниклар белән бәйле җинаять эзләре безнең служба хезмәткәрләрен Рос-сиянең төрле почмакларына алып чыга. Былтыргы һәм аннан алдагы җинаять эшләре дәвам итә әле. Хәзер-ге вакытта бер төркем хез-мәткәрләребез Белгород каласында тикшерү эшләре белән мәшгуль, - дип хәбәр итте Марат Тимерхан улы.
Әйе, бүгенге тормышны телефоннардан һәм интернеттан башка күз алдына китерүе дә кыен. Тик шулай да бу катлаулы тормышта алдаучылар һәм алданучылар булуын белеп яшик. Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен уяу һәм игътибарлы булыйк!
Мошенниклардан саклану өчен киңәшләр
1
Белмәгән кешегә ишек ачмагыз, чит кешеләрне өйгә кертергә ашыкмагыз. Үзләрен полиция хезмәткәре, пенсия фонды белгече, башка социаль хезмәтләр дип таныштыручыларның шәхесен ачыкларга иренмәгез. Пенсия фонды белгечләре, банк хезмәткәрләре беркайчан да өйгә килми, коридорда гына документлар имзалауны сорамый.
2
Телефон аша «туганыгыз яки якын кешегез авыр хәлдә», «балагыз юл һәлакәтенә очраган» дигән һәм башка шундый хәбәрләргә ышанмагыз. Дәвалау, коткару өчен сораган акчаны күчерергә ашыкмагыз.
3
«Лотереяда акча оттыгыз, бүләк уйнатуда катнашып җиңдегез» кебек тәкъдимнәргә ризалашмагыз. «Банк картагызны кулланып булмаячак, зыян килмәсен өчен фәлән номерга карта турында мәгълүмат җибәрегез» дигән хәбәрләр дә мошенниклар эше.
4
«Газ анализаторы, су чистарта торган фильтр, башка шундый җайланмалар урнаштырабыз» дигән килешүләргә кул куярга ашыкмагыз, әлеге шикле хезмәткәрләрне өйгә кертмәгез.
5
Шикле тоелган штрафлар, коммуналь хезмәтләрнең квитанцияләрен кат-кат тикшерегез. Мәгълүматны идарәче компаниядән ачыкларга да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа