Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә 20 яшьлек егет армиядән качып йөргән өчен хөкем ителде

Суд аңа 35 мең сум күләмендә штраф билгеләде.

Әлмәт прокуратурасы 20 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Яшь кеше хәрби хезмәттән качып йөргән өчен хөкем ителгән. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"2020-2021 елларда егет җитди сәбәпләрсез хәрби комиссариатка повестка буенча хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чараларга килми", – дип аныкладылар прокуратурада.

Суд утырышында егет үз гаебен тулысынча таный.

Суд аңа 35 мең сум күләмендә штраф билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә керде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса