Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле кесә телефонын тапкан һәм аңа бәйле банк карталарыннан акча урлаган

Зыянның гомуми суммасы 37 мең сумнан артып киткән.

Әлмәт прокуратурасы 2021 елның 6 декабрендә 22 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд егетне "Урлау" маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

2021 елның 3-4 сентябрь көннәрендә егет зыян күрүченең кесә телефонын табып ала, ул абонент номерына өч банк картасы бәйләнгән була.

Алга таба егет чит акчаларны урлау максатыннан, банк кушымтасында парольне үзгәртә һәм өч банк картасыннан барлык акчаларны берсенә күчерә, ә аннары бөтен сумманы танышының исәп-хисап счетына күчерә, танышы берни турында да шикләнмәгән. Соңрак ир акчаны кулга ала һәм алардан файдалана.


Зыянның гомуми суммасы 37 940 сум тәшкил иткән.

Судта хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды, зыянны каплады.

Әлмәт суды ир-атка 15 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса