Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Алиментлар түләмәгән 32 яшьлек әлмәтле хөкем ителде

Ир алиментлар буенча ярты миллион сумнан артык бурыч җыйган.

Әлмәт прокуратурасы алимент түләүдән качып йөрүче 32 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Бу хакта Әлмәт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд билгеләгәнчә, ир-ат 2021 елның 19 июненнән 17 сентябренә кадәр җинаять эше кузгатканчыга кадәр, алимент буенча 43 596,65 сум күләмендә бурыч барлыкка килүне танымаган.

Түләнмәгән алиментлар буенча бурыч 2021 елның 17 сентябренә 562 419,59 сум тәшкил иткән.

Судта ир үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аңа 9 айга дәүләт кеременә хезмәт хакының 5% ын тотып калып, төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса