Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ике әлмәтлене алдаган Ставрополь кешесе хөкем ителде

Мошенникны оперативниклар тоткарлаган.

Әлмәттә мошенниклык гамәлләрендә гаепләнүчене хөкем иттеләр. Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче Әлмәттәге ике кешене алдаган. Банк хезмәткәре булып таныштырган һәм акциягә акча кертергә тәкъдим иткән, икенчесенә үзен Чечня диаспорасы рәисе булып таныштырган һәм ярдәм сораган.  Шул ук вакытта үзе Ставропольдә булган, анда аны оперативниклар тоткарлаган. 

Ике зыян күрүчегә дә акчалары кире кайтарылган.

Ир хөкем ителүчеләр эскәмиясендә беренче тапкыр гына утырмаган. 

Суд аңа 10 ай төзәтү эшләрен үтәргә һәм 10% дәүләт кеременә тотып калырга карар кылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса