Реклама
Җинаять һәм җәза
Әлмәттә танышының банк картасын урлаган хатын-кыз хөкем ителде
Суд 38 яшьлек ханымны РФ Җинаять кодексында каралган маддә буенча чит милекне яшерен урлауда гаепле дип тапкан.
Гаепләнүче үзенең танышы белән күрешкән һәм алар белән бергә алкоголь эчемлекләрен кулланган. Шуннан соң ул танышының банк картасын урлый һәм аның ярдәмендә төрле азык-төлек кибетләрендә 5858 сумлык әйбер сатып ала.
Суд процессы барышында хатын үз гаебен тулысынча таныган һәм матди зыянны каплаган.
Хөкем ителүченең элек хөкем ителгән булуы, шул исәптән җәзасын үтәп бетермәве сәбәпле, аңа 2 ел һәм 6 ай гомуми режимлы төзәтү учреждениесендә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Хөкем карары законлы көченә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа