Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ульяновск өлкәсендә яшәүче Әлмәт районы пенсионерларының акчасын урлаган

Түбән Мактамада яшәүче 89 яшьлек ир мошенник тозагына эләгә.

Аның янына урын-җир әйберләре һәм өске кием сатучы буларак таныш булмаган ир керә. Йорт хуҗасы  сатып алган вакытта, карак пенсионер һәм аның хатыны җыйган 64 мең сум акчаны ала. Акча пыяла банка эчендә була. Пенсионерлар акчалары югалганны күрү белән полициягә мөрәҗәгать итә.

Җинаятьчене шул ук көнне Димитровград шәһәрендә тоткарлаганнар. Ул элек хөкем ителмәгән һәм эшсез  30 яшьлек ир була. Ул үзенең гаебен танып, акчаны кире кайтара.  Хәзер аны  полиция хезмәткәрләре тикшерә. “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса