Россиядә коронавирустан вакцинаны спрей рәвешендә ясарга җыеналар
Санкт-Петербургның Смородинцев исемендәге Фәнни тикшеренү институтында Covid-19 инфекциясеннән вакцина эшләнә. Ул борынга тамыза торган сыеклык яки спрей рәвешендә булыр дип планлаштыралар. Бу хакта ТАСС яза.
«Грипп фәнни-тикшеренү институты галимнәре ясый торган вакцина интраназаль кулланышны күздә тота — ягъни борынга тамчылап тамызу яки спрей рәвешендә куллану», — диделәр институтта.
Белгечләр грипп вирусы нигезендә Covid-19 вирусыннан вакцина ясый. Вирусның көчсезләндерелгән версиясе коронавирус аксымнарын юнәлтү өчен вектор буларак кулланыла. Шулай итеп, грипп вирусының консерватив өлеше күзәнәкләргә керү өчен кулланыла.
Смородинцев исемендәге Фәнни тикшеренү институты директоры вазифаларын башкаручы Дмитрий Лиознов препаратны клиникада кулланганга кадәр хайваннарда сынарга җыенуларын әйтте. Нәтиҗәсе уңай булган очракта,аны киләсе елга үз теләге белән ризалашкан кешеләрдә сынап караячак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа