Россия партнер-илләргә гуманитар ярдәм җибәргән
Россия берничә чит илгә Covid-19ны ачыклый торган 400 мең тест җибәргән.
Чит илгә гуманитар ярдәмнең беренче партияләре февраль аенда оештырылды – ул чакта Россия коронавирус диагностикасы өчен тест-системалар җибәрә башлады. ⠀
Нәкъ менә Россия тестлары Әрмәнстан, Беларусь һәм Таҗикстанда коронавирусның беренче очракларын ачыклаган. ⠀
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 10 онлайн-лекция оештырды, алар барышында Россия табиблары СНГдагы коллегалары белән үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, белгечләр зыян күргән илләргә киткәннәр. ⠀
Пандемия чорында Россия 32 илгә ярдәм күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа