Очрашу
Собцов Федор Афанасьевичның якты истәлегенә багышлыйм.
Сугышның иң тәүге көннәре.
Иңнәрдә - тиңе юк авырлык.
Сугышның иң кызу көннәре,
Я, Хода, бирсәңче сабырлык!
Тиз чаба санитар вагоннар,
Сугышлар булмый шул ярасыз.
Яралы яшь хохол егете
Йокламый, уфтана чарасыз.
Ә алда - Бөгелмә, госпиталь.
Һичкеме юк аның бу җирдә.
Гомергә күрмәгән, белмәгән
Татарлар яшиләр бу илдә.
Инде тиз төзәлсен ярасы,
Китәр ул үзенең полкына.
Моң сибеп керде бит көзе дә,
Андагы дусларын сагына.
Терелде, китмәде беркая.
Билгесез шул безгә киләчәк.
Зур гаскәр төзелә, диләр бит
Мәскәүгә ул туры китәчәк!
Бик кирәк белемле кешеләр.
Ә бит ул офицер, лейтенант.
Әйттеләр: "Белемең җитәрлек,
Безгә кил, фашистка туптан ат!"
"Бирәбез без сиңа ярдәмче,
Бик тә шәп бер татар егетен.
Татарлар күп безнең гаскәрдә,
Акларсың син алар өметен!
Ярдәмчең - Газиз ул, авылдан.
Тупласын атларның көрләрен.
Татарлар бик тырыш, ат җанлы,
Беләләр хуҗалык серләрен."
Тупчылар тота зур хуҗалык,
Бик авыр аларның туплары.
Һәр тупка җигелә дүртәр ат,
Бик тә күп аларның атлары.
Ат түгел, машина фашистта,
Сугышның беренче таңыннан.
Ә бездә - шул күндәм ат көче.
"Катюша" булачак соңыннан.
Хәрбиләр тикшерми әмерне,
Буйсынды язмышы иркенә.
Татарлар белән ул китәчәк
Мәскәүгә, ут - ялкын эченә!
Мәскәүдән башланды юллары,
Янында - ярдәмче, гел бергә.
Уйлаган идеме, бу татар
Бик якын булыр, дип, күңелгә.
Күп җәфа татыды башлары,
Чолганыш янады ничә кат.
Күмделәр күпме яшь дусларны,
Егылды кырларда ничә ат!
Блиндажда күмелеп калдылар,
Үттеләр миналы кырларны.
Ажгырган көчле ут астында
Кичтеләр күпме зур елганы.
Үкереп танклар килделәр,
Җир тетрәп, снаряд шартлады.
Егылды яралы, үлеләр,
Тик алга исәннәр атлады!
Куды алар һаман дошманны,
Калды артта күпме калалар.
Артта инде азат Беларусь
Инде атлый Польшага алар!
Үз итте татарлар хохолны,
Өйрәнде ул татар сүзләрен.
Эләксә тын кичләр, бергәләп
Суздылар татарның көйләрен!
Бик озак тоелды бу сугыш,
Һич булмас иде күк ахыры.
Һәм менә бик ямьле Чех җире,
Килде май һәм Җиңү шатлыгы!
------------------------------------
Калдылар ул еллар кайдадыр,
Һәркайсы яши үз җирендә.
Эшлиләр, гаилә кордылар,
Күпме йөк аларның иңендә!
Тик язлар һәр елны киләләр.
Күңелләр каядыр ашкына.
Яз саен бит Җиңү бәйрәме,
Йөрәк бит дусларын сагына!
Быел да киләчәк тиздән яз,
Утыз ел фашистны җиңгәнгә.
Уфтана Киевта бер хохол
Эх, күрсәң Газизне бер генә!
Эзләтеп карады ничә кат,
Яңадан Казанга ул язды.
Бөтенләй өметен өзгәндә,
Почтальон телеграмма сузды.
(Аңлатма бирәбез монда без:
Гел русча гәҗиткә язган ул.
Тик андый гәҗитне беркем дә
Авылда алдырмый икән шул.
Бу юлы булган бит могҗиза:
Күргән бит язманы бер түрә.
Танылган агроном ич бу дип,
Хәбәрләү чарасын ул күрә).
Сөйләшү көтә ул бүген кич,
Урала телефон янында.
Телефон саклый бит Газиз дә,
Әлмәттә, сеңлесе йортында.
Башында фикере чуала,
Яшь чагы аның күз алдында.
Яшьлек бит һәркемгә бирелә
Гомернең кояшлы таңында.
Булдымы аларның яшьлеге?
Бөреләр, яз, чәчәк исләре?
Кая ул чәчәкләр, яшьлеккә
Сеңгән тик кан, дары исләре.
Кар - бозлы окоплар, ач атлар,
Бомба һәм снаряд яңгыры.
Тупларны сазлыкта сөйрәүләр -
Болар төш булгандыр ахыры.
Һәм кинәт чылтырый телефон.
Бик таныш бер тавыш эндәшә.
Ерактан, шул канлы яшьлектән,
Утыз ел аркылы сөйләшә.
- Син Газиз? Чын - чынлап бу синме?
- Әйе, мин. Тик, инде чаларган.
Ни сөйли? Чәче бит кап - кара,
Утыз ел бөтенләй узмаган!
Сикереп тора ул урыннан,
Чал Газиз каядыр югапган.
Телефон янында - яшь комбат,
Яшьлектә бит алар яңадан!
-------------------------------------
Кояшлы май көне. Нәдердә
Җыелган бар халык бәйрәмгә.
Бер полковник кинәт күренде,
Калдырды барчасын хәйрангә.
Орденнар, медальләр күкрәктә.
Таң калды тиктормас малайлар,
Бу батыр командир абыйның
Битеннән... яшьләре агалар.
Сулкылдый ул дустын кочаклап,
Алалмый аңардан күзләрен.
Әллә соң башланды өянәк,
Әйтәлми әйтәсе сүзләрен.
Юлы да җай булган аңарга,
Көне дә бик матур, чалт аяз.
Әрәмә инде шау чәчәктә.
Бик иртә ул елны килде яз!
Исереп шомыртлар исенә,
Зәй буйлап бик озак йөрделәр.
Ландышның энҗеле чукларын
Балалар китереп бирделәр.
Җемелди хуш исле чәчәкләр.
Яшьлектән алар бит килгәндер.
Язмышы яшь чакта бирмәде,
Бу көннең килерен белгәндер!
Һәм әйтте кунагы елмаеп,
-Алдык бит язмышның бүләген.
Үлсәм дә инде һич үкенмәм,
Үтәлде нинди зур теләгем!
Күрәсең, күңеле сизгәндер,
Аз калган булган бит гомере.
Сугышта эләккән ярадан
Имгәнгән булган бит бөере.
Яз саен очраша һаман да
Картайган солдатлар җыенда.
Тик, кими елдан - ел сафлары,
Онытмыйк без алар хакында!
1998 нче ел. Нәдер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа