Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы ачыкланды
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 46 очрагы ачыкланган. Шулардан 19 кеше госпитализацияләнгән һәм 27 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 1 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 16 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 9 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 14 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 5 очрак, 80 тән - 90 яшькә кадәр – 1 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 18 очрак, Чаллыда 11 очрак, Алабуга, Яшел Үзән һәм Чирмешәндә 2 шәр очрак, Әлмәт, Арча, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба, Тәтеш һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.
14 июньгә Татарстанда 3914кешегә коронавирус диагнозы куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа