Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Коронавирус

Бүгеннән Татарстанда балалар бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшли башлый

Аквапарклар, кинотеатрлар, цирклар, спорт заллары һәм җәмәгать туклануы биналары 70 процентка кадәр тулылана ала.

21 сентябрьдән әлегә кадәр ябык булган балалар өчен уен бүлмәләре, күңел ачу үзәкләре эшли башлаячак һәм биналарны тулыландыру мөмкинлеге артачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны имзалады.

Аквапарклар, кинотеатрлар, цирклар, спорт заллары һәм җәмәгать туклануы биналары 70 процентка кадәр (50% урынына) тулылана ала.

Ачык террасаларда 200гә кадәр, ябык биналарда100гә кадәр кеше була ала. Кафе һәм рестораннарда бер өстәл артында утырган кешеләр санына чикләүләр гамәлдән чыга. Өстәлләр арасы элеккечә 1,5 метр булырга тиеш.

65 яшьтән өлкәнрәк булган татарстанлыларга өйдә калырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса