Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Коронавирус

Covidлылар белән аралашканнар тест ясамый гына изоляциядән китә ала

Яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән аралашкан кешеләр 14 көнлек изоляциядән соң ПЦР-тест үткәрмичә генә чыга алачак.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.

Элегрәк авыру белән аралашканнан соң ПЦР-тест ясату мәҗбүри иде. Хәзер аны авыру симптомнары булганда гына ясатырга кирәк.

Симптомнар булмаса, 14 көннән соң изоляциядән китәргә мөмкин, дип аңлатты Авдонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса