Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда хастаханә һәм поликлиникаларда битлек кию режимы кертелде

Бүгенге көннән Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар арту сәбәпле кайбер чикләүләр кертелә, шул исәптән республикага битлек кию режимы әйләнеп кайтты.

Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина имзалаган карарда шул хакта хәбәр ителә.

Хәзер табиблар һәм пациентлар хастаханә һәм поликлиникаларда битлек киеп йөрергә тиеш булачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә искәртүләренчә, бу шәхси һәм дәүләт учреждениеләренә кагыла.

Балалар яки олылар тәүлек әйләнәсе яши торган социаль учреждениеләрдә дә битлек кию мәҗбүри. Моңа интернат, балалар йорты, приютлар керә.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса