Тимур Нагуманов: "Әлмәттә медикларның 30%-ы чирли"
Әлмәттә медикларына башка учреждениеләрдән коллегалары ярдәмгә киләчәк.
Әлмәт районында бүген медицина хезмәткәрләренең 30% - ы хастаханәдә. Бу хакта инстаграмда турыдан-туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
"Кызганычка каршы, яңа штамм - „омикрон" көчәя бара, һәм без авырый торган төрле яшьтәге кешеләрне күзәтәбез. Кешеләр беренчел сәламәтлек саклау челтәренә күпләп мөрәҗәгать итә. Вирус тиз йогучан булып чыкты", — дип билгеләп үтте Нагуманов.
"Бүген медикларның 30% ы чирли. Кайбер профильле булмаган учреждениеләр поликлиникаларда эшләү өчен белгечләр бүлеп бирәчәк дигән карар кабул ителде. Белгечләр — табиблар гына түгел, фельдшерлар ", — диде район башлыгы.
Нагуманов шулай ук әлмәтлеләргә элемтәләрне киметергә, барлык саклык чараларын үтәргә, битлек киеп йөрергә, антисептик белән кулларны эшкәртергә киңәш итте.
"Ковид-госпитальдә әлегә койкалар җитә, әмма госпитализацияләнгәннәр дә бар. Нигездә, бу өлкән яшьтәге кешеләр", - дип хәбәр итте Тимур Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа