Тимур Нагуманов: "Әлмәттә балалар арасында коронавирус авыруы кимү күзәтелә"
Узган атнада Әлмәт мәктәпләренең кайбер классларында чикләүләр уңай нәтиҗә бирде.
Бүген Әлмәттә балалар арасында коронавирус белән авыруның кимүе күзәтелә. Бу хакта инстаграмда турыдан-туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
"Якынча 270 сыйныф ябылды. Бу этапта бу билгеле бер нәтиҗә бирде. Без бүген узган атна белән чагыштырганда, авыручы балалар саны кимүен күрәбез, әмма бу тулы җиңү дигән сүз түгел әле", — диде район башлыгы.
Тимур Нагуманов карантин чараларын сакларга, шулай ук мондый мөмкинлек булган урыннарда читтән торып эш форматына күчәргә тәкъдим итте.
«Эш бирүчеләргә аз гына авыру билгеләр булганда хезмәткәрне читтән эшләтергә, йә больничныйга җибәрергә һәм аннан „батырлык " таләп итмәскә киңәш итәбез. Бер авыручы хезмәткәр бөтен коллективка авыру йоктырып, сафтан чыгара ала», - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа