Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Килеп җитте - сак булыйк

Таҗлы вирус инфекциясенең «омикрон» дигән яңа штаммы Россия территориясенә «һөҗүм итеп», Татарстанга да килеп керде.

Шушы көннәрдә инде 11 кешенең «омикрон» штаммын йоктырырга өлгергәнлеге билгеле булды. Әлеге очраклар барысы да лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган.

Тугыз кеше авыруны читтән - дүртесе илнең башка тө-бәкләреннән, бишесе Гыйрак, АКШ (Виргиния утрауларыннан), Хорватия һәм Мексикадан йоктырып кайткан. Калган икесе Татарстанда авырган. Яңа штамм безнең Әлмәт җирлегендә дә теркәлгәнме, әллә юкмы, һәм вирус-мутанттан  нәрсә көтәргә? Бу турыда  Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчесе Ирина Хәйруллина аңлатма бирде.

- Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районы тер-риториясендә «омикрон» штаммы теркәлмәгән. Ә менә коронавирус белән авыручыларның саны сизелерлек артып китте. Шуның белән беррәттән сезонлы авыру - ОРВИ белән чирләүчеләр күбәйгәннән-күбәя бара. Атна саен меңләгән очрак теркәлә. Мәктәпләрдә, предприятиеләрдә һәм җәмәгать урыннарында Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәү зарурлыгы сак-ланганлыгын кабат искә төшереп узар идем. Бу - социаль дистанция, битлек режимы, фильтр уздырып, тән температурасын үлчәү, бүлмәләрне дезинфекцияләү, һаваны зарарсызландыручы рециркуляторлар куллану, массакүләм чараларны чикләү алга таба да дәвам иттереләчәк дигән сүз. Ковид белән бәйле чараларны төгәл үтәү турында хезмәт коллективларында инструктажлар үткәрү дә оештырыла. Температурасы булганнар эшкә кертелергә тиеш түгел, бу шулай ук мәктәптә укучыларга һәм эшләүчеләргә дә кагыла. Шуны да искәртеп узар идем, мәктәпләрдә авыручылар саны 20 проценттан артып китсә, балаларны укыту дистанцион режимга күчерелергә мөмкин. Вакциналаштыру Әлмәт җирлегендә оешкан төстә дәвам итә, шулай ук ревакциналаштыру үтү мөмкинлеге дә бар. Безнең һәркайсыбыз авырырга мөмкин. Әмма вакытында прививка ясату авыруны җиңел формада үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Мин әлмәтлеләргә күп кешеле урыннардан читтәрәк булырга һәм саф һавада ешрак йөрергә киңәш итәр идем, - диде Ирина Владимировна. Ул алга таба ковид белән авыручылар саны шактый артып киткәндә өстәмә чаралар күрелергә мөмкин булуын, моның өчен бар шартлар да тудырылганлыгын да бәян итеп узды. 

 

«Омикрон» штаммының симптомнарына килгәндә, Роспотребнадзор белгечләре бу яман чирне йоктыручыларда иң беренче чиратта хәлсезлек һәм көчле баш авыртуы күзәтелүен, ис һәм тәм сизүнең исә сирәк очракта гына югалуын әйттеләр.

 

 Гомумән алганда, билгеләр безгә күптән билгеле булган сезонлы ОРВИ авыруларына охшаш: тән температурасы 38°С градуска күтәрелә, кайчакта аннан да югарырак була, борын тыгыла, томау төшә, тамак авырта, төчкерү-йөткерү, аппетит булмау кү-зәтелә. Шунысы да бар - авыручылар күбесе инфекцияне җиңелчә формада кичерә. Әмма вирусның яңа варианты кешеләр арасында бик тиз таралу үзенчәлегенә ия һәм шулай ук тын юлларын һәм үпкәләрне дә бик тиз һәм актив зарарлый, бу «омикрон»га алдагы штаммнарга караганда тагын да җитдирәк карарга кирәк булуны раслый.

Галимнәр әйтүенчә, әле-ге вирус-мутант балалар сәламәтлегенә аеруча сизелерлек зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә дә бу уңайдан профилактика һәм саклану чараларына аеруча игътибарлы булу сорала. Татарстанда балалар өчен коронавирус-ка каршы вакцина гыйнвар азагында кайтыр дип көтелә. Татарстан эпидемиологлары «Спутник M» вакцинасына 200 мең күләмендә заказ бирелгәнлеген хәбәр иткәннәр иде инде. Вакциналаштыру ирекле нигездә генә булачак. Ул 12-17 яшьлек үсмерләргә ясалачак. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә ата-аналарның бу җәһәттән ризалыкларын җыялар.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса